Генпрокуратура өч бертуган Хачатуряннарның әтиләрен үтерүнең мотивын тикшерергә тәкъдим иткән. Бу хакта журналистларга һәлак булган кешенең мәнфәгатьләрен яклаучы адвокатлар хәбәр итте.
Җинаять эше материалларында, Михаил Хачатурян үләр алдыннан дәваханәнең стационарында булган, анда процедуралар комплексы узган, диелә. Бу вакыт эчендә кызлары, янәсе, аның кредит картасыннан зур сумманы сарыф иткән һәм әтиләренең җәзасыннан курканнар, дип хәбәр итә 360 телеканалы.
Бу детальләр хокук саклаучылары социаль челтәрләрнең берсендәге чатта өч бертуганның бер-берсе белән язышуын күргәннән соң ачылган. Анда алар, янәсе, нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алышкан. Кызлар үтерүдән соң хәбәрләрне җуйдырган, әмма оперативниклар аларны тергезгән. Адвокатлар сүзләренчә, язышулардан бертуганнарның әтиләрен үтерергә әзерләнүләре аңлашылган.
“Яңа нечкәлекләр әтиләрен үтерү вакытында өч бертуганның аффект халәтендә булуы турында экспертиза нәтиҗәләрен шик астына куя. Адвокатлар, кызлар әтиләрен үтерүне салкынканлылык белән планлаштырган һәм ахырына кадәр җиткергән, дип ышана ", - дип хәбәр итә телеканал.
Бизнесмен Михаил Хачатурянның үле гәүдәсе 2018 елның 27 июлендә табылган иде. Берничә көннән аның кызлары Мария, Кристина һәм Ангелина әтиләрен үтерүдә гаебен таныдылар.