+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
12 февраль 2020, 11:37

Каракмы син, подполковник?

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек бүлеге начальнигының элекке урынбасары Вячеслав Нәбиуллиннан 7 миллион сумлык милке тартып алынган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек бүлеге начальнигының элекке урынбасары Вячеслав Нәбиуллиннан 7 миллион сумлык милке тартып алынган.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 5 ел эчендә полиция экс-подполковнигы ике чит ил машинасы - «Тойота Ланд Крузер» һәм «Раф-4» автомобильләре, шулай ук 2 фатир сатып алган.

Моннан тыш, ул Кырмыскалы районында шәхси йорт төзи. Керем чыганагы буларак, ул өлкән яшьтәге әтисеннән акча алып торуын күрсәтә.

Хезмәткәргә карата прокурор тикшерүе билгеләгәннәр. Аның нәтиҗәләре буенча, суд 4,7 миллион сумлык 2 фатирны, шулай ук 2,6 миллион сум акчаны дәүләт файдасына алган. Ир хокук саклау органнарыннан эштән киткән.



Фото: vk.com сайтыннан
Читайте нас