Алар "ВКонтакте" социаль челтәрендә танышкан булган.
Стәрлетамакта яшәүче хатын берничә көн дәвамында чит илдә яшәүче бер ир белән аралашкан. Арытаба ир аңа "Сиңа Гашыйклар көненә алтын балдак җибәрәм, миннән бүләк булыр", дип язган. Әлбәттә, хатын куанган һәм, бүләкне почта бүлегеннән барып алырмын, дип, вәгъдә биргән.
Икенче көнне пенсионерның кесә телефонына "Посылка юлга чыкты, ә аны таможня аша үткәрер өчен сезгә 2 мең евро акча түләргә кирәк", дигән хәбәр килгән. Ул күрсәтелгән счетка 148 мең сум акча күчергән. Тиздән шул номердан салым түләүне таләп итүче тагын бер хәбәр килгән.
Икенче көнне бүләк почта бүлегенә килмәгәч, ул иргә хат язган. Әмма ул башкача Интернетта булган сәхифәсенә кермәгән. Хатын полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Арытаба ачыклануынча, бернинди әйбер дә әйтелгән почтага килергә тиеш булмаган. Бу хәл буенча җинаять эше ачылган.
Полиция хезмәткәрләре Интернет аша танышып, бер тапкыр да күрмәгән кешеләр соравы буенча акча күчермәскә киңәш итә.