+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
13 февраль 2020, 14:10

Җинаять урынында телефонын төшереп калдырган

Стәрлетамакта бер карак шундый уңышсызлыкка очраган.

Стәрлетамакта бер карак шундый уңышсызлыкка очраган.
Ул бер водительгә һөҗүм итә, кыйный һәм машинадан 1 миллион сумга якын акча урлый. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Тикшерүчеләр фаразы буенча, 23 яшьлек уфалы аның машинасын юлда икенче машина кистереп үтүенә нык ачулана. Ул, туктап, теге машина йөртүчене кыйный, ә аннан соң андагы 950 мең сумны алып кача.
Каракны тиз тоталар, чөнки ул җинаять урынында телефонын төшереп калдырган була.
23 яшьлек егеткә карата "Талау" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ул сак астында, тикшерү чаралары үткәрелә.
Фото: mk.ru
Читайте нас