+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 февраль 2020, 06:10

Майор званиесен "юган" да... эштән бушатылган

Хокук сакчысына дуслар, танышлар сайлаганда саграк булырга кирәктер.Төмән өлкәсендә тикшерүче булып эшләгән Рәфыйк Әһлиуллинны "Каракларга гомер бирсен!" һәм "АУЕ!" тавышлары астында үзенең майор чины алуын "юганда" төшерелгән ролик факты буенча төбәк Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә. Моның өчен аны эштән бушатканнар. Әлеге чарада шәһәрнең хокук саклау органнары җитәкчеләре дә булган. Тикшерү комитетының үзәк аппараты башлыгы Александр Бастрыкин бу хәлне шәхси контрольгә алган.Видеороликны Instagramга кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салган, хулиганлык кылган һәм чит милеккә зыян китергән өчен хөкем ителгән Денис Девкин төшергән һәм урнаштырган. Бүген ул - Төмәндәге «Туман» сак предприятиесе директоры. Денис Девкин бу сүзләрне кычкыруы, "уңышсыз шаяруы" өчен гафу үтенгән. Аның раславынча, Instagramда видеоязма өзелү сәбәпле, ул ни әйтергә теләгәнен аңлатырга өлгермәгән. "Мин, киресенчә, шәһәребез чиста, криминал аз булганга аларны мактарга теләдем. Мин кафега чәй сатып алырга гына кердем һәм, танышларымны күреп, кушылырга булдым", - дип аңлата Девкин әфәнде бу хәлне.Ни генә булмасын, кичә генә майор званиесен алып куанган хезмәткәр бүген инде эшсез...Р. S. "АУЕ" - "арестантский уклад един" - криминаль даирәләрдә кулланыла торган гыйбарә. Фото: mk.ru

Хокук сакчысына дуслар, танышлар сайлаганда саграк булырга кирәктер.

Төмән өлкәсендә тикшерүче булып эшләгән Рәфыйк Әһлиуллинны "Каракларга гомер бирсен!" һәм "АУЕ!" тавышлары астында үзенең майор чины алуын "юганда" төшерелгән ролик факты буенча төбәк Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә.
Моның өчен аны эштән бушатканнар. Әлеге чарада шәһәрнең хокук саклау органнары җитәкчеләре дә булган. Тикшерү комитетының үзәк аппараты башлыгы Александр Бастрыкин бу хәлне шәхси контрольгә алган.

Видеороликны Instagramга кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салган, хулиганлык кылган һәм чит милеккә зыян китергән өчен хөкем ителгән Денис Девкин төшергән һәм урнаштырган. Бүген ул - Төмәндәге «Туман» сак предприятиесе директоры.
Денис Девкин бу сүзләрне кычкыруы, "уңышсыз шаяруы" өчен гафу үтенгән. Аның раславынча, Instagramда видеоязма өзелү сәбәпле, ул ни әйтергә теләгәнен аңлатырга өлгермәгән.
"Мин, киресенчә, шәһәребез чиста, криминал аз булганга аларны мактарга теләдем. Мин кафега чәй сатып алырга гына кердем һәм, танышларымны күреп, кушылырга булдым", - дип аңлата Девкин әфәнде бу хәлне.

Ни генә булмасын, кичә генә майор званиесен алып куанган хезмәткәр бүген инде эшсез...

Р. S. "АУЕ" - "арестантский уклад един" - криминаль даирәләрдә кулланыла торган гыйбарә.
Фото: mk.ru
Читайте нас