+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 февраль 2020, 08:56

Сак булыгыз: алдакчылар!

Уфада мошенниклар “дөрес булмаган” парковка өчен автомобиль хуҗаларына штрафлар хакында уведомлениелар калдыра башлаган.

Уфада мошенниклар “дөрес булмаган” парковка өчен автомобиль хуҗаларына штрафлар хакында уведомлениелар калдыра башлаган.

Мондый очраклар башкаланың Черниковка бистәсендә “Колхоз базары” янында ешайган.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, бу “уведомление”ларда, юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу очрагы фотода теркәлгән, диелгән, әмма фото үзе юк. Мошенниклар рәсми штраф суммасыннан дистәләрчә тапкыр азрак акчаларны ике көн эчендә банк картасына күчерүне сорый. Алай булмаса, кагыйдә бозу хакындагы мәгълүматлар ЮХХДИгә тапшырылачак һәм анда инде штрафның чын күләмен түләргә мәҗбүр булачаксыз, дип куркыта мошенниклар.

Башкортстан буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге идарәсендә, мондый гамәлләр мошенниклык очрагы булып тора, диләр.

“Автоматлаштырылган комплекслар салган штрафлар почта аша гына таратыла. Әгәр ЮХХДИ штрафларының ялган булуында шигегез туса, сез аларны Русия Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталында тикшерә аласыз”, - дип искәртәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.



Фото: bashinform.ru
Читайте нас