+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
13 февраль 2020, 06:50

Санкинны "йолдызлы" адвокат яклаячак

Шота Горгадзе - бик күп ток-шоулар эксперты.

Шота Горгадзе - бик күп ток-шоулар эксперты.

Адвокат, юридик фәннәр кандидаты, Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Шота Горгадзе 11 февральдә Twitter сәхифәсендә Уфадан педофилны үтерүдә гаепләнүче Владимир Санкинга ярдәм тәкъдим итте.
«Мин шушы көннәрдә хатыны белән сөйләштем һәм аны яклауга керешергә әзер. Владимир гаиләсе өчен бу берни дә тормаячак. Ул һәм аның хатыны карар кабул итәргә тиеш», - дип язды Шота Горгадзе.

Әйтергә кирәк, Шота Горгадзе Валерий Меладзе һәм башка танылган шәхесләрнең дә адвокаты булган.

Искәртеп узабыз: Уфада яшәүче 33 яшьлек Владимир Санкин өлкән кешене үтерүдә шикләнелә. Санкин педофилны нык кыйнаган. Алынган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Ә шушы хәлне эшләүче кулга алынган. Әле ул йорт шартларында тотыла.
Фото: kosago.ru
Читайте нас