+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
14 февраль 2020, 06:35

Героймы, кеше үтерүчеме?

Педофилның җанын кыю белән бәйле вакыйгада сораулар көннән-көн арта.

Педофилның җанын кыю белән бәйле вакыйгада сораулар көннән-көн арта.

Менә берничә атна бөтен республика, ил һәм хәтта чит илләр дә Уфада 53 яшьлек педофилны үтерү турында шаулый. Бу җинаятьтә 33 яшьлек Владимир Санкин шикләнелә. Фаразлар буенча, ул кичен бер йорт тирәсеннән үтеп барган, шулвакыт аның янына 12-14 яшьләрдәге үсмер килеп, бу йортта бер ирнең аның дус­тына бәйләнүе, көчләргә җыенуы турында хәбәр иткән.

Владимир яшен тизлегендә фатирга бәреп керә һәм теге бәдбәхетне сөйрәп чыгара. Аннары бик каты кыйный. Алынган яраларыннан Владимир Зайцев дәваханәдә җан биргән. Санкин әле йорт шартларында күзәтү астында, кешене үтергәнче кыйнаган өчен аңа 15 ел төрмә яный.Владимир Зайцев Инорста ике катлы гадәти баракта яшә-гән. Аның бер күршесе UFA1.­RU журналисты белән әңгәмәдә Санкинны чын геройга тиңли.
— Ул — маладис, малайларны яклаганы өчен мин аның белән горурланам,— ди ир. —Санкин кергәндә бу бәндә икенчесен чишендерә башлаган булган. Бу хәлнең ни белән тәмамлана алуын күз алдына китерү дә куркыныч. Зайцев яңа төрмәдән чыкты, шундый ук гамәлләр кылган өчен утырды, аңа шул кирәк.
Бу фатирны апасы педофил өчен махсус сатып алган. Владимир Санкинның хатыны Полина әйтүенчә, ул туганын җирләүне оештыра алмаган, матди мөмкинлеге җитмәгән, Санкиннар аңа финанс ярдәме күрсәткән.
Инде сүзне малайларның үзләренә бирик. Педофилдан каза күргән үсмерләр аның белән подъездда очраша.
— Ул безгә нәрсәдер бирер­гә теләде, әмма нәрсә бирәчә­ген әйтмәде, — ди үсмерләрнең берсе. — Башта ул шундый әйбәт булып күренде...
Балалар таныш булмаган ир янына кергәч, соңгысы чалбарын сала һәм балаларга чишенергә команда бирә. Аны башкарудан баш тарткач, ир бер бүлмәгә кереп китә.
— Хәзер нәрсә дә булса алып чыгар, безгә янар, дип уйладык. Мин дустыма чыгып качарга тәкъдим иттем. Ул качты, ә мин өлгермәдем, — дип сөйли малайларның берсе.
Шушы урында ирексездән өч ел элек булган фаҗига искә төшә. 2017 елда Белоретта тугыз яшьлек Яна Перчаткина югалды. Кызның гәүдәсен бер айдан соң гына таптылар — ул шушында яшәүче бер ирнең йорты базында яткан. 2015 елда Уфада мәктәпкә барганда бишенче сыйныф укучысы Виолетта Токарчук юкка чыкты. Аның мәетен күрше ихатадагы ташландык гаражларның бер­сендә табып алдылар — үтерер алдыннан кызны көчләгәннәр.
Әлеге малайларны бу кызлар белән бер нәрсә берләш-терә — алар, таныш булмаган кешеләрнең боерыкларына буйсынып, артларыннан ияр-гән. Балаларның буйсынучанлыгы, юашлыгы күп сораулар тудыра: ни өчен алар таныш булмаган кешеләрне тыңлый? Ни өчен алар белән беркем дә хәвефсезлек турында сөйләш-мәгән?
Тәҗрибә күрсәтүенчә, маньяклар һәм педофиллар балачакта үзләре көчләүгә дучар ителә, ә үсеп җиткәч, әйләнә-тирәдәгеләргә зыян китереп, шушы вакыйгаларны яңадан башыннан кичерә. Тик каза күрүче ролендә түгел, кире-сенчә. Биредә дә сораулар туа — көчләүчеләр белән рәшәткә артында ничек эшлиләр? Ни өчен “яңадан тәрбияләү” алым-нарының нәтиҗәсе юк? Булмагач, нигә аларны иреккә чыгаралар? Мондый куркыныч гамәлләр кылган кешеләрне реабилитацияләүнең нинди ысуллары бар?
Әлеге вакыйга турында Беренче каналның “Мужское и женское” тапшыруында да фикер алыштылар. Билгеле, анда күпләр Владимир Санкинны яклады. Александр Гордон сту-диядә Санкин үтергән ирнең “батырлыкларын” искә төшер-де:
— Владимир Зайцев 1983 елда СССРда беренче тапкыр ирләр белән җенси мөнәсә­бәткә кергән өчен утыра, 2007 елда баланы көчләгән өчен аны 11 елга хөкем итәләр. Ул 2018 елның 3 октябрендә 8 ел административ күзәтчелектә тотылу шарты белән азат ителгән. Тик мин шуны әйтә алам: Владимир Санкин бу хакта белмәгән.
Александр Гордон хәбәр иткәнчә, гаепләнүче Владимир Санкинның да закон бозган вакытлары булган: 2014 елда урлашкан өчен хөкем итәләр, 2015 елда исерек хәлдә машина йөрткәне өчен хокукыннан мәхрүм ителгән, 2019 елның апрелендә аны вак хулиганлыкта гаеплиләр...
Гордон бу вакыйгада нәти­җәләр ясарга иртә, әлегә аның күп кенә детальләре билгеле түгел, дип искәртте. Студиядәге кунаклар, үз чиратында, ни-гездә, гаепләнүче ягында иде. Аларның берсе, Владимир Санкин педофилны махсус үтерми, ул балаларга карата җинаятьне булдырмый калырга тели, ди. Икенче кунак — психиатр —педофиллар дәваланмый, дип билгеләп үтте.
Ул арада Владимир Санкинны яклауга петициягә 100 меңнән артык кеше кул куйган.

Шул ук вакытта...

Соңгы мәгълүматлар буенча, бу куркыныч кичтә барысы да башкача булган.
Ике үсмер үз теләге белән педофил Владимир Зайцевның фатирына килә. Алар бергә хәмер эчә, әмма ир аларга җенес органнарын күрсәтергә тәкъдим иткәч, фатирдан чыгып китәләр.
Зайцев йорты янында алар шактый кәефләнеп алган Владимир Санкинны очрата. Үсмерләр аңа берничә минут элек Зайцев фатирында булган хәлләр турында сөйли. Соңгысы бераздан үзе дә урамга чыга.
Шуннан сугыш башлана. Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, Зайцев бик каты кыйналган. Бу мәхшәр өч сәгатькә якын дәвам иткән. Кыйнау барышында Санкин зыян күрүчене талый да әле. Ул аның кесәсеннән мең ярым сум акча ала, 500ен үсмерләргә бирә, калганын үзенә калдыра.
Ә көчләү темасы соңыннан Санкинны яклау өчен уйлап чыгарылган, ди хокук сакчылары.
Бу вакыйгага нокта куярга, чыннан да, иртәрәк шул...
Фото:ufa1.ru
Читайте нас