+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
14 февраль 2020, 07:15

Стоп, хәмер!

Ярмәкәй районының Пионер авылында шундый табличкалар барлыкка киләчәк. Аларны капкаларга беркетүгә рөхсәт бирү турында халык район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

Ярмәкәй районының Пионер авылында шундый табличкалар барлыкка киләчәк. Аларны капкаларга беркетүгә рөхсәт бирү турында халык район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән.

Барысы да бер ел элек Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның аек тормышка чакыруыннан башланган. Теманы күтәреп алып, 2019 елның мартында авыл халкы гражданнар җыенында "Аек авыл" бәйгесендә катнашырга карар иткән, ә хакимият башлыгы авылга кергән урында алкогольгә каршы "Стоп, хәмер!" билгесе куйган. Шулай итеп, әлеге торак пунктта хәмергә урын булмавы билгеләнгән.

Һәм бу буш сүз генә түгел. Хәзерге вакытта авылда спиртлы продукция сатучы бер генә пункт та юк. Ә халык хакимияттән алкогольгә каршы билгеләрне капкаларга куюны сорый. "Безгә дә элегез, без дә сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз», - ди күпләр.

Ярмәкәй районы хакимиятенең Мәгълүмат-аналитика бүлеге мөдире Энҗе Шәфыйкова хәбәр итүенчә, «Аек авыл — 2019-20 " республика конкурсының төбәк этабында спорт ярышлары узган. Бу бигрәк тә балалар һәм үсмерләргә ошаган. Әтиләрнең бернинди "кыздыргычсыз" шайба артыннан чабып йөрүе аларга аеруча кызык тоелган.

Әфарин, алга, Ярмәкәй!



Фото: Энҗе Шәфыйкова.
Читайте нас