Уфаның Калинин районы судында 13 февральдә суд приставлары чираттагы кешене тикшергәндә 7 патрон белән корылган ПМ пистолеты тапкан.
Элегрәк Уфаның Орджоникидзе районы мировой суды бинасына узарга теләгән ир-егетнең сумкасын караганда “Оса” травматик пистолеты өчен дүрт патрон һәм барабан табылган иде, дип яза “Башинформ”.
Судка керү режимын бозучыларны приставлар полиция хезмәткәрләренә тапшырды. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.
“2019 елда суд приставлары суд бинасында 4 754 берәмлек тыелган предметны алып керүне ачыклады. Алар арасында - 16 ату коралы, 266 берәмлек газ һәм травматик корал, 169 сугыш кирәк-яраклары, 329 берәмлек салкын корал, 190 электрошок җайланмасы, шулай ук тирә-юньдәгеләрнең иминлеге өчен куркыныч тудыручы башка 3 784 әйбер бар”, - дип хәбәр иттеләр Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.