+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 февраль 2020, 10:05

Берүзенә - 15 фатир!

Воронеж прокуратурасы өлкә ЮХХДИ начальнигы урынбасары гаиләсеннән 15 фатирны дәүләт файдасына тартып алуны таләп иткән.

Тикшерү күрсәтүенчә, вазыйфалы полицейскийның хезмәт чорында аның ата-анасы күчемсез милек сатып алуга 63 миллион сум салган. Әмма аларның бу чордагы рәсми кереме әлеге акчаның биштән бер өлешен генә каплый.

Калган сумманың каян барлыкка килгәнлеген подполковник аңлата алмаган. Хезмәт тикшерүе нәтиҗәләреннән чыгып, яман кылыклары ачыкланган “гаишник”ны вазыйфасыннан алганнар.

Прокурор дәгъвасында сатып алынган торакның законсыз нигездә рәсмиләштерүе турында әйтелә. ЮХХДИ начальнигы урынбасарының әти-әнисе бу кадәр күп акча эшли алмаган.

Өлкә Прокуратурасы китергән мәгълүматларда сүз дәүләт файдасына 22 күчемсез милек объектын тартып алу турында бара, алар 50 миллион сум белән бәяләнә.

Җинаять эше буенча суд утырышы 25 февральгә билгеләнгән. Бу хакта “Коммерсантъ” хәбәр итә.

Фото: letip.ru
Читайте нас