+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
17 Февраля 2020, 16:40

Табиблар хатын эчендә энә тапкан

Ул ашханәдә ашаган булган.

Ул ашханәдә ашаган булган.
Кичә кич Ырынбур шәһәренең бер дәваханәсенә хатын-кыз эч авыртуына зарланып мөрәҗәгать иткән.
Табиблар тикшеренүләр үткәргәч, аның эчендә энә тапкан. Аңа операция ясаганнар. Аллаһка шөкер, ул бүген үзен яхшы хис итә.
Хатынның туганнары белдерүенчә, ул бу көнне бертуган апасы белән ашханәдә ашаган. Шуңа күрә алар, энә ашханә ризыгында булган, ди.
Алар, шулай ук, полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Хәзер ашханәдә тикшерүләр үтә.
Фото: sr52.ru сайтыннан
Читайте нас