+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
18 февраль 2020, 17:25

Балага этләр һөҗүм иткән

Бу хәл Башкортстанның Белорет шәһәрендә булган.

Бу хәл Башкортстанның Белорет шәһәрендә булган.
Бу вакыйга турында аның әнисе республиканың хакимият органнарының электрон кабул иту сайтына язган.
Бала мәктәптән кайтып барганда аңа өч эт һөҗүм иткән. Бәхеткә, укучы курку белән генә котылган, чөнки аңа битараф булмаган өлкәннәр ярдәмгә килгән.
Хатын республиканың Ветеринария идарәсеннән сукбай этләр белән булган аянычлы хәлләргә нокта куюны таләп итә. Ул белдерүенчә, бу урында күп балалар йөри һәм биредә балага ярдәм итәргә узып баручы өлкән кеше һәрвакыт булмаска да мөмкин.
Фото: bash.news сайтыннан
Читайте нас