Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Межгорье шәһәре буенча янгынга каршы федераль хезмәт идарәсе башлыгын ришвәт алуда һәм алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаеплиләр.
Бу хакта Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
- Гаепләнүче кыйммәтле дәвалану һәм дарулар өчен 4,2 миллион сумнан артык акча алган. Шул ук вакытта ул берни белән дә авырмаган, ә акчаны үзләштергән. Шундый ысул белән акчаны аның кул астындагылар да алган, алар сумманың яртысын җитәкчегә биргән.
Бу схема 2016-17 елларда эшләгән, ул чакта гаепләнүче учреждение бухгалтериясенә ялган документлар тапшырган. Тик бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлегендә билгеле булган, — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Баш коткаручы үзләштергән миллионнары өчен закон алдында җавап тотачак.