+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
18 февраль 2020, 11:50

Затлы машинасын тартып алганнар...

Уфаның опека бүлеге белгече бер ел эчендә шәһәрдә фатир һәм 9 миллион сумлык ике машина сатып алган.

Уфаның опека бүлеге белгече бер ел эчендә шәһәрдә фатир һәм 9 миллион сумлык ике машина сатып алган.

Уфаның Калинин районы опека һәм попечительлек бүлегендә эшләүче белгечнең иреннән кыйммәтле чит ил машинасын таптып алганнар.

Республика Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, прокурор тикшерүе 2017-18 елларда муниципаль хезмәткәрнең гаиләсе Уфада яңа төзелүче йортта фатир, шулай ук 9 миллион сумга "Audi Q7" һәм "Mazda СХ-5" автомобильләре сатып алуын ачыклаган. Шул ук вакытта ир белән хатынның рәсми кереме күпкә түбәнрәк булган. Белгеч сүзләренә караганда, аларга милек сатып алырга туганнары ярдәм иткән.

Район хакимияте хезмәткәренең чыгымнарын контрольгә алганнар. Нәтиҗәдә, район прокуратурасы судка мөрәҗәгать иткән. Эшне карау нәтиҗәләре буенча, судта дәүләт файдасына "Audi Q7" машинасын тартып алу турында карар кабул ителгән.
Фото: ufa.bezformata.com
Читайте нас