+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 февраль 2020, 10:50

Солдатны нишләтергә җыеналар?

Башкортстаннан котнтрактчы 23 яшьлек Наил Кидрачевның юкка чыгуына бәйле яңалыклар пәйда булды.

Башкортстаннан котнтрактчы 23 яшьлек Наил Кидрачевның юкка чыгуына бәйле яңалыклар пәйда булды.

Наилгә "дезертирлык" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатырга телиләр. Әгәр бу чыннан да шулай икән, егеткә җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
- Наил 11 гыйнвардан түгел, 28 гыйнвардан югалган икән. Күп шаһитлар аны шушы вакытта күргән. Өстәвенә, 8 февральгә кадәр барлык көннәрен прогул дип исәпләгәннәр. Хәзер улымны бирмиләр, ул тикшерү астында, - дип сөйли әнисе Зимфира Кидрачева.

Хәзер хатын улын гына түгел, барлык командованиеләрен дә тикшерү өчен Чибәркүл гарнизонының хәрби прокурорына мөрәҗәгать итәргә җыена. Аның сүзләренә караганда, бу хәл бик күп сораулар тудыра.

— Ул хезмәт итәргә теләмәде, дәвалануын дәвам итте, әмма моны расларга кирәк әле, — диләр Чибәркүл гарнизонында.

Әнисе сүзләренә караганда, Наил Чиләбе дәваханәсендә табылган. Әмма хатын үзе улы нәкъ менә шунда булуына шикләнә. 12 февральдән солдат хезмәттән азат ителгән. Зимфира аны инде бүген үк күрә ала иде, тик хәрбиләр аны Чибәркүл гарнизоныннан җибәрүдән баш тарткан. Ни өчен?
Фото: ufa1.ru
Читайте нас