Валерий Меладзе, Владимир Соловьев һәм башка билгеле шәхесләрне яклаган юрист педофилны үтерүдә шикләнелүче Владимир Санкин мәнфәгатьләрен яклау өчен Башкортстан башкаласына килгән.
Адвокат материаллар белән танышкан һәм социаль челтәрдәге шәхси битендә фикерләре белән уртаклашкан.
— Владимир Санкин ике баланы педофил-рецидивисттан саклаган искиткеч егет, - дип яза ул. - Безнең өчен бу бик мөһим. Мин хезмәттәшем, адвокат Виктория Каратаева белән Уфага аны якларга килдем. Аралашуның беренче минутларыннан ук мондый ир-атларны хөкем итәргә түгел, ә бүләкләргә кирәклеге ачыкланды.
Адвокат раслаганча, педофил башта балаларга акча тәкъдим итеп чишенергә кушкан, ә аннары балта белән яный башлаган. Качып котылган бала Санкиннан ярдәм сораган.
- Владимир аның гамәлләренә чик куйган, нәтиҗәдә, педофил үлгән, — дип белдергән Горгадзе. — Ә сез нишләр идегез? Узып китәр идегезме? Санкин - герой! Һәм мин ахыргача аның яклы булачакмын. Җиңүгәчә!
Адвокат Горгадзе судта Санкин мәнфәгатьләрен яклау бушлай булачагын билгели.