+19 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
20 Февраля 2020, 07:15

Аучы ялгыш үзенә аткан, әмма исән калган

Шушы көннәрдә Яңавыл районында ашыгыч ярдәм хезмәтенә 35 яшьлек ир шалтыраткан һәм, җитди яраландым, кан ага, дип хәбәр иткән.

Шушы көннәрдә Яңавыл районында ашыгыч ярдәм хезмәтенә 35 яшьлек ир шалтыраткан һәм, җитди яраландым, кан ага, дип хәбәр иткән.

Урынга ашыгыч рәвештә табиблар чыга һәм Исәнбай авылыннан ерак түгел кырда зыян күрүчене табалар.

Авыл кешесе ауга барган, ләкин саксызлык аркасында ялгыш мылтыгыннан үз җилкәсенә аткан. Табиблар ир-егеткә җилкә сөягенең сынуы турында диагноз куйган.

Бәлагә юлыккан аучыга операция ясаганнар, хәзер аның гомеренә берни дә янамый. Хәзер вакыйганың хәл-шартларын хокук сакчылары ачыклый, дип хәбәр итә “КП-Уфа”.
Читайте нас