+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
20 февраль 2020, 16:45

Иренә пычак тыккан хатын тәтәй булган...

Башкортстан Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышында хөкем ителүчеләрнең өч үтенече каралды.

Башкортстан Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышында хөкем ителүчеләрнең өч үтенече каралды.


Аларның икесен хупларга карар ителде. Беренче очракта хатын Яңа елны каршылаганда ире белән талаша һәм аның күкрәгенә пычак кадый. Ир исән кала, әмма бик каты имгәнә.


Икенче үтенеч хокук саклау органнары хезмәткәрләре арасындагы сугышуга кагыла. Судта конфликт тикшерелгәннән соң, анда катнашучыларның берсе шартлы срок алган һәм кайбер вазыйфаларны биләү тыелган.


Комиссия нәтиҗәләре республика Башлыгына тәкъдим ителәчәк, ул аларны Русия Президентына җиткерәчәк.


Фото: lenta.ru
Читайте нас