20 февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың район, районара, шәһәр судлары вәкилләре белән узган киңәшмәдә чыгыш ясады.
- Бүген республиканың гомум юрисдикция судлары системасында 825 кеше эшли. Сезнең көндәлек, кайчагында ялларсыз, авыр хезмәтегез бик мөһим. Гаепләү яки аклау карары чыгарганда, сез, законга таянып, объектив дөрес карар кабул итәсез. Закон буенча да, намус буенча да. Юрист буларак, мин сезнең һәрберегездә нинди җаваплылык ятуын аңлыйм. Хаталарның югары бәясен дә беләм. Шуңа да карамастан, сез уңышлы гына эшлисез. Алга таба да шулай булыр дип ышанам. Узган ел сезнең йөкләнеш шактый арткан. Узган еллар белән чагыштырганда, сезгә җинаять эшләре өчтән бер өлешкә күбрәк. Срокларны бозып каралган эшләр саны кими. Сезгә, коллегалар, намуслы хезмәтегез һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Үз чиратында, республика Хөкүмәте үз эшендә бу уңайдан ярдәм итәчәк. Без тәртип урнаштыруны, кешеләр өчен кискен мәсьәләләрне хәл итүне, бизнеска ярдәм күрсәтүне, урындагы икътисадка инвестицияләр салуны дәвам итәчәкбез. Социаль объектлар төзү, төзекләндерү белән шөгыльләнү һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшне яхшырту төп бурычыбыз булып калачак, - диде Радий Хәбиров сәламләү сүзендә.