Аны нинди җәза көтә?
Күп балалы Айгөл Галәеваның фаҗигале үлеменә сәбәпче булган Салават районында яшәүче 27 яшьлек кешегә, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерүдә, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаеп белдерелгән.
Тикшерү фаразлаганча, ул көнне ир 32 яшьлек Айгөл белән низаглашкан, алар бергә эчкән булган. Хатын авыр җәрәхәтләрдән комага эләккән, өч айдан дәваханәдә җан биргән. Аның ике улы һәм кызы ятим калган.
- Җәзадан котылып калырга теләп, гаепләнүче озак вакыт җинаятькә катнашы барлыгын танымады, төрле версияләр тәкъдим итте, - дип сөйли тикшерүчеләр.
Шуңа да карамастан, егеткә гаебен танырга туры килгән. Хәзерге вакытта ул өй арестында. Аңа гаепләү белдерелгән маддә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Бу фаҗиганең төп сәбәпчесе һәм гаепләнүчесе - хәмер. Әмма аңа көкем юк.