Уфада яшәүче Владимир Санкин педофилны үтерүдә гаепләнгәч, аны Мәскәүәдән килгән танылган адвокат Шота Горгадзе яклауга алынды.
Адвокат билгеләп үткәнчә, Владимир Санкин белән булган хәл – абсурд. Аның сүзләренә караганда, Санкин җинаять җаваплылыгына түгел, ә бүләкләр һәм мактауларга лаек, шуңа күрә, Владимир Санкин кебек кешене яклый алган һәр кешенең бурычы - моны җиренә җиткереп башкару.
Горгадзе элегрәк педофилның бу маддә буенча хөкем ителгән булуын һәм озак вакыт төрмәдә утыруын билгеләп үтте.
Адвокат сүзләренә караганда, педофилны күп сәгатьлек кыйнау булмаган, Санкин аның яңагына суга, шуннан алыш башлана һәм педофил үлә.
«Барысы да бик тиз булган, шуннан соң урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгән. Нәкъ менә Санкин беренче булып полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырткан», - ди ул.
Горгадзе билгеләп үткәнчә, балалар кыйнауда катнашкан һәм акча урланган дигән имеш-мимешләр дөрес түгел.
Хәзер Владимир Санкин өй арестында. Адвокат сүзләренә караганда, мораль яктан ул шактый тотрыклы һәм үзенең гаепсезлеген исбатлый алачагына ышана.