+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
22 февраль 2020, 07:45

Шәмсетдинов җәберләүчесен гафу итмәде

Чита судында хәрби частьтагы дедовщина турындагы эш карала.

Чита судында хәрби частьтагы дедовщина турындагы эш карала.
Анда 2019 елның октябрендә Рамил Шәмсетдинов үз хезмәттәшләрен атып үтерде. Рамил - дедовщинада гаепләнүче Руслан Мухатовка карата дәгъваларыннан баш тартмаган бердәнбер кеше.
Зыян күрүчеләрнең дүртесе «мировой"га барган, Мухатовның гафу үтенүен кабул иткән һәм 500 сум компенсация алган. Тагын бер зыян күрүче әлегә кадәр аңсыз, аның әнисе гаепләнүчегә карата дәгъвадан баш тарта.
Шәмсетдинов судның ачык режимда үтүен сораган, ләкин үзе килә алмаган. Ул Мәскәүдә психиатрия экспертизасын уза. Судта аның мәнфәгатьләрен яклаган адвокат Рамилнең күрсәтмәләрен яңгыраткан.
Аның сүзләренә караганда, Мухатов солдатларны мәсхәрәләгән һәм физзарядканы үткәргән вакытта ял итәргә бирмәгән.
Судның киләсе утырышы кайчан булачагы билгесез.
Фото: gazeta.ru
Читайте нас