+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
24 февраль 2020, 14:05

Машина ат көтүе өстенә килеп менгән

Кичә кич, 23 февральдә, республика юлларында коточкыч хәл булган.

Кичә кич, 23 февральдә, республика юлларында коточкыч хәл булган.


Туймазы районының Әгертамак авылы янында машина йөртүче бу вакытта юл аша чыгып барган ат көтүенә бәрелә. Бу хакта социаль челтәрләрдә юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар сөйләгән.


Аларның сүзләренә караганда, зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм чакыртылган. Гомумән, бу юлда шушындый юл һәлакәтләре сирәк очрак түгел икән. Шулай ук, бу юлда кисәтү билгесе урнаштырылмаган, ул куелса, машина йөртүчеләр саграк булыр иде.


Машина йөртүчегә беренче ярдәм күрсәтелсә дә, ул комада. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул һәлак булган.


Фото: bas.news
Читайте нас: