+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
26 Февраля 2020, 16:15

ЮХХДИ инспекторы үзен-үзе яндырган?

Башкортстанның Әбҗәлил районында шушы көннәрдә зират янында янган машина табылган.

Башкортстанның Әбҗәлил районында шушы көннәрдә зират янында янган машина табылган.
Аның эчендә 36 яшьлек ирнең мәете яткан. «Вести» телеканалы, хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтанып, автомобиль хуҗасының алгы утыргычта булганын хәбәр итә. Машинада ЮХХДИ хезмәткәре булуы ачыкланган. Аның өч баласы калган.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, янгынның сәбәбе двигательнең артык кызуында.
Хезмәткәр бу көнне ялда булган. Хокук сакчылары әлеге хәлне җентекле тикшерә.
Фото" bashinform
Читайте нас