Бу кадәр явызлык аларга каян килгән?
Саратов мәктәпләренең берсенә һөҗүм оештырырга җыенуда шикләнелүче ике үсмер моны Русия Федераль иминлек хезмәтендә сорау алу вакытында таныган: алар май аенда кырыкка якын кешене үтерергә ниятләгән.
Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе Саратовта уку йортына һөҗүмне булдырмау чарасы күрелү турында хәбәр итте. 2005 елда туган ике үсмер тоткарланган, алар, ведомство мәгълүматлары буенча, социаль челтәрдә күпләп үтерү идеологиясен пропагандалаучы төркемнәрдә торган.
Федераль иминлек хезмәте видеоязмасын урнаштырган сораштыруда тоткарланучыларның берсе хәбәр иткәнчә, алар якынча бер ел элек мәктәпләрдә күпләп кеше үтерү идеологиясе белән кызыксынган һәм бу эшнең мотивы сыйфатында үч алуны атаган.
Шул ук вакытта үсмер аның өчен һөҗүм корбаннарының саны зур булмавын, ә икенче тоткарланучы "40 кешегә исәп тотуын" белдерә.
Сорау алу барышында тоткарланучылар һөҗүмнең төгәл датасы билгеләнмәгәнлеген, әмма алар аны агымдагы елның май аенда кылырга ниятләгәнен әйткән.