+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
27 Февраля 2020, 06:30

Улы... әнисен?

Чаллыда коточкыч хәл булган.

Чаллыда коточкыч хәл булган.

Чаллыда шәхси сак оешмасы хезмәткәре 60 яшьлек әнисен кыйнап үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр иткән.

Хатын 32 яшьлек улы белән 7нче комплекстагы йортларның берсендә яшәгән. Узган шимбәдә алар арасында бәхәс чыккан. Шуннан соң улы әнисен каты кыйнаган, ул урында ук вафат булган.

Экспертлар хатын-кызның бавыры өзелгәнен, кабыргалары сынуын, корсак һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләрен ачыклаган.

Мәрхүмәнең улына карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 15 елга кадәр колония яный.
Фото: pixabay.com
Читайте нас