28. февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Прокуратурасы коллегиясенең 2019 елгы эш нәтиҗәләренә һәм алдагы чорга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады.
Анда Русия Генеральный прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Башкортостан Республикасы прокуроры Владимир Ведерников, төбәкнең хокук саклау органнары һәм көч структуралары җитәкчеләре катнашты. Радий Хәбиров чыгышында кайбер проблемаларга тукталды.
- Шуларның беренчесе - хезмәт хаклары буенча бурыч. Чыннан да, прокурорлар катнашуы нәтиҗәсендә, узган ел 26 меңнән артык хезмәткәргә тоткарланган эш хаклары тапшырылган. Шуңа карамастан, әйткәнебезчә, бу проблема арта бара, һәм безгә аның белән тагын да активрак шөгыльләнергә кирәк, - диде республика Башлыгы. - Икенче зур проблема - алданган дольщиклар. Чыннан да, бу бик авыр мирас, һәм ул бик җитди борчылу тудыра. Прокуратура органнары намуссыз төзүчеләрне җаваплылыкка тарту буенча катгый чаралар күрә. Узган ел өлешчеләрнең акчаларын урлау фактлары буенча судка җиде җинаять эше җибәрелгән. Торак төзелешендәге хәл-аеруча авыр тема, һәм, әлбәттә, без яңа зыян күрүчеләр пәйда булуга юл куймаска тиеш.
Республика җитәкчесе, коммуналь өлкәдә хәлнең элеккечә катлаулы булып калуын билгеләде. Узган ел торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 10 миллион сумнан артык финанс бозулар турында 26 җинаять эше кузгатылган, шуның 9,3 миллион сумы кире кайтарылган. 12 җинаять эше буенча материаллар судларга җибәрелгән. Бу эшне алга таба да бергәләп дәвам итәргә кирәк.
- Безнең уртак бурыч - бюджетның һәр сумын файдалануның законлылыгын тикшерү, дәүләт акчасын һәм мөлкәтен максатсыз файдалануны булдырмау. Прокурор хезмәткәрләренә безнең мөрәҗәгатьләргә оператив реакция белдерүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Дәүләт акчасын урлауның һәр цочрагы буенча алга таба да оператив һәм катгый җавап бирүегезне сорыйм. Якындагы елларда безгә республика үсешенә гомумдәүләт проектлары кысаларында өстәмә уннарча миллиард сум акча кертергә кирәк булачак. Һәм акча урлауның яңа схемалары, башка шундый хокук бозулар баш калкытуына әзер булырга кирәк. Шуңа күрә без сезнең белән тагын да тыгызрак эшләргә, оператив рәвештә мәгълүмат алмашырга тиеш, - диде Радий Фәрит улы.