26 яшьлек егет әтисен, әнисен, абыйсын бер мизгелдә юк иткән...
Узган елның 5 июлендә Күгәрчен районында яшәүче 26 яшьлек егет коточкыч җинаять башкарган иде. Тикшерүләр буенча, ул көнне егет пычак белән гаилә әгъзаларына ташланган. Котырынган егет 30 яшьлек абыйсына, 53 яшьлек әнисенә һәм 59 яшьлек әтисенә бик күп тапкыр пычак кадый. Әтисе улыннан качарга да тырышып карый, әмма егет аны күршеләре территориясендә куып тота һәм үтерә. Арытаба егет үзе хокук сакчыларына бу турыда хәбәр итә.
Тикшерүләр барышында егетнең психик яктан сәламәт түгеллеге ачыклана. Табиблар егетне мәҗбүри дәвалауны таләп иткән.