Бу сорау бик күпләрне озак борчыды.
Октябрьдә хезмәттәшләрен атып үтергән Шәмсетдинов психиатрия һәм наркология экспертизасы нәтиҗәсендә үз акылында дип табылган. Рамил Шәмсетдинов инде Читага этапланган.
Адвокат Руслан Нагиев, үз чиратында, бу хәлне раслады. Әмма экспертиза нәтиҗәләре турында мәгълүмат юк. "Тикшерүче аларны алмады. Димәк, яклау ягы да", - дип билгеләп үтте адвокат.
Солдат-срочник Рамил Шәмсетдинов былтыр 25 октябрендә хезмәттәшләренә ут ача. Сигез хәрби кеше үтерелә, икесе яралана. Оборона министрлыгында ул чакта солдатның шәхси хәлләре буенча нерв киеренкелеге булырга мөмкин, дип белдерәләр.
Декабрь азагында уставтан тыш мөнәсәбәтләр факты буенча җинаять эше кузгатылды. Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүчеләр дип табылды.