Дәүләт гаепләүчесе Рамил Шәмсетдиновны мыскыл итү эшендә гаепләнүче Руслан Мухатовны ике ел колония-поселениедә тотуны һәм 30 мең сум күләмендә штраф таләп иткән.
Бу хакта Чита хәрби гарнизон суды залыннан хәбәр итәләр.
Прокурор сүзләренчә, Мухатов практикалаган "дедовщина" армиягә булган ышанычны киметә. Хөкем ителүче үз гаебен тануын, барысын да аңлавын һәм тәүбә итүен белдергән. Шулай ук тикшерүнең Мухатов гамәлләре белән Шәмсетдинов оештырган ату арасында элемтә тапмавы да ачыклана.
Мухатовка хөкем карары урындагы вакыт белән 16: 00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 10:00) игълан ителәчәк.