Нәтиҗәдә, ир дәваханәгә озатылган.
Мәкскәү өлкәсенең дәваханәсенә ир ашказан һәм сулыш юллары пешүе белән эләккән. Аны шунда ук реанимация бүлегенә урнаштырганнар. Табиблар белдерүенчә, ул авыр хәлдә.
Тикшерүчеләр арытаба ачыклавынча, ир берничә көн дәвамында спиртлы эчемлекләр эчкән. Хатыны белдерүенчә, ир исергәч, аны һәрвакыт тукмаган. Бүген ир-ат иртән хатыныннан тагын аракы таптырган. Әмма хатын аракы урынына аңа уксус салып биргән.
Әлеге вакытта хатынны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Ул тулысынча үз гаебен таныган.
Фото: report.az сайтыннан