Хатын ике яшьлек баласын фатирында бикләп, ике көнгә өеннән чыгып киткән.
Бу хәл Чиләбе өлкәсендә булган. Баланың елаганын ишетеп, хатынның күршеләре полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Күршеләре сүзләре буенча, элек тә хатын баласын берүзен өендә калдырып, дуслары белән ял итеп йөргән. Полицейскийлар ишекне ватып фатирга кергән. Алар баланы дәваханәгә озаткан.
Кичә кич хезмәткәрләр хатынны тапкан. Аның сүзләренә караганда, бала берүзе генә өйдә тора ала.
"Ул үзе дә ашарга пешереп ашый ала", - дип белдергән ул. Арытаба ачыклануынча, Чиләбедә хатынның ире дә, туганнары да юк. Әлеге вакытта ул беркайда да эшләми.
Бу хәл буенча тикшерүләр башланган. Хатынны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итергә мөмкиннәр.