31 яшьлек иргә нәрсә җитмәгән?
Кушнаренко районында 31 яшьлек ир 86 яшьлек әбине 600 сум акча өчен кыйнаган.
Ир әбигә аның йортында йодрыклар белән ташланган. Әбине муеныннан эләктереп алган һәм башына суга башлаган. Ә аннары аны идәнгә еккан.
Үлем хәленә китергәнче кыйналган әби, чыннан да, бик күп җәрәхәтләр алган. Шул рәвешле ир әбинең 600 сум акчасын алган.
Әлеге вакытта хокук сакчылары бу ирне эзли.