Әлшәй районында Башкортстан Республикасы прокуроры Владимир Ведерников Эшкуалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин белән берлектә малтабарларны кабул итте.
Рәсми чарага эшчәнлеген Әлшәй районында алып баручылар белән беррәттән, чит төбәкләр малтабарлары да килгән иде. Малтабарларның хокукларын бозуның анык фактлары турында сүз барды.
Эш сәфәре барышында республика прокуроры гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Анда Әлшәй районында урнашкан власть, урындагы үзидарә һәм хокук саклау органнары, учреждениеләр һәм оешмаларның вазыйфа биләүче кешеләре гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр бирү мәсьәләләре каралды.
Шәхси кабул итүдә кергән барлык мөрәҗәгатьләрне карау барышы республика прокуроры тарафыннан контрольгә алынды.
Автор фотосы.