+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
5 март 2020, 07:47

"Әнине көчләгән, әмма һаман иректә"

Күгәрчен районының Яңавыл авылында 77 яшьлек апаны күршесе көчләгән һәм кыйнап ташлаган. Аның 57 яшьлек кызы җинаять эше кузгатуны таләп итеп, полициягә һәм прокуратурага гариза язган. Тик ирне кулга алмаганнар.

Күгәрчен районының Яңавыл авылында 77 яшьлек апаны күршесе көчләгән һәм кыйнап ташлаган. Аның 57 яшьлек кызы җинаять эше кузгатуны таләп итеп, полициягә һәм прокуратурага гариза язган. Тик ирне кулга алмаганнар.

— Ул полицейскийларга әнине кыйнавын таныды. Мин әнидән "Ул сине көчләдеме?" - дип сорадым, ул «Әйе», - диде, тик соңыннан аның хәле начарланды, һәм ул «Юк» дип әйтә башлады, - ди каза күрүченең кызы.

Күрше ирдән ул әнисен карап торуны үтенгән.

— Без аның белән күптәнге танышбыз. Ул беркайда да эшләми, бер йорттан икенчесенә соранып йөри. Мин аны кызгандып ашата идем, оекбашлар да бүләк иттем. Ул сукбай түгел, әмма туганнары юк. Әнигә коедан су алып килсен дип, аңа йорт ачкычын калдырдым, - ди ул.

Әбекәйнең баш мие селкенгән, кабыргалары сынган, башы күм-күк булган. Әмма хокук саклаучылар аның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән дип исәпли һәм суд-медицина экспертизасы үткәрми.

Каза күрүченең кызы әйтүечә, авылда көмешкә саталар, шуңа күрә аның күршесе кебек бәндәләр кулларына ни килеп керә, шуны сатып эчәләр. Бу очракта да ул әбине талау нияте белән кергән булырга мөмкин.

Белгечләр фикеренчә, көчләү фактын ике атнадан соң да билгеләргә була. Авылда көмешкә сатучыларны ачыклау өчен атналар да кирәкми. Тик халкы өчен җан аткан урындагы хакимият башлыгының намусы гына уянсын!
Фото:ufa1.ru


Читайте нас