+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
5 март 2020, 11:05

Романтик "бомж"

Кемнең күңелен күрергә уйлаган булгандыр, һәрхәлдә, хәзер ул урамда йокламаячак...

Кемнең күңелен күрергә уйлаган булгандыр, һәрхәлдә, хәзер ул урамда йокламаячак...


Мәскәүдә яшәүче ир чәчәк сатучыны пычак белән куркытып, кибеттән гөлләмә урлаган. Гөлләмәнең бәясе - 4 мең сумнан артыграк тора. Ирнең яшәр урыны булмавы да билгеле.
Каракны шул көнне үк кулга алганнар. Аңа 8 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Ә менә чәчәкләрне кемгә бүләк итүе билгесез. "Бомж"лар арасында да романтиклар була икән.
Читайте нас