8нче сыйныф укучысы мәктәпкә дәрескә исерек килеш барган.
Бу хәл бер атна элек Омскида булган. Баланың исерек икәнен укытучы күргән. Ул дәрес алып барырга комачаулаган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә аның белән 3 сыйныфташы да эчкәне ачыкланган. Тик алар бу көнне дәрескә килмәгән.
Шулай ук, баланың ата-аналары да еш кына спиртлы эчемлекләр эчкәне билгеләнгән. Әлеге вакытта егетләрне мәктәптән кумаска дигән карарга килгәннәр.
Хәзер алар белән махсус белгечләр, психологлар эшли.