+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
7 март 2020, 06:55

Дустының мәетен ике атна тотып, канализациягә ташлаган

Җинаятьтә шикләнелүчене Уфада тоткарлаганнар.

Җинаятьтә шикләнелүчене Уфада тоткарлаганнар.

Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, башкаланың Бертуган Кадомцевлар урмындгы канализация коллекторында ир мәете табла. Аның тәнендә күпсанлы җәрхәтләр була.

- Оперативниклар тиз арада эш башлый һәм 36 яшьлек шикләнелүчене тоткарлый ала. Алар ачыклавынча, 21 февральдә аның янына таныш ир белән хатын килә. Ниндидер сәбәп аркасында ирләр бәхәскә керә, фатир хуҗасы кунакка бик күп тән җәрәхәтләре сала, алардан ир үлә. Хатын тиздән китеп бара, ә шикләнелүче зыян күрүченең мәетен өендә ике атна диярлек тота. Ә соңыннан танышлары белән бергә мәетне урамга алып чыгарып, якындагы канализация коллекторында яшерә, - дип белдерә Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәре.

Хәмер шайтаны кешелек сыйфатларын юкка чыгарып, бәндә ерткычка әверелә, күрәсең.
Фото:ufa1.ru
Читайте нас