79 яшьлек әбидә ирнең нинди үче булган?
Әбҗәлил районында 5 мартта булган хәлне хокук сакчыларына тикшерергә туры киләчәк. Билгеле булуынча, бу көнне 53 яшьлек ир 79 яшьлек әбинең өенә кереп, аны отвертка белән чәнчеп үтергән. Әбинең аркасындагы һәм күкрәгендәге күпсанлы яралар шул турыда сөйли.
Тиздән хокук сакчылары җинаятьчене кулга алган. Ирнең моңа кадәр дә кеше кыйнап закон каршысына басканы булган. Әмма бу гына, күрәсең, аны төзәтә алмаган.