+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
12 март 2020, 06:57

Яшь хатыны фатирында атылып үлгән

Уфаның Мостай Кәрим урамындагы йортта 55 яшьлек эшкуар үз-үзенә кул салган.

Уфаның Мостай Кәрим урамындагы йортта 55 яшьлек эшкуар үз-үзенә кул салган.

Ул элекке яшь хатыны фатирына килгән һәм суицид кылырга теләгән, дип хәбәр итәләр хокук саклау органнарыннан.

Ир мылтыктан күкрәгенә аткан. Авыр хәлдә аны Республика сугыш ветераннары клиник госпиталенә озатканнар. Аның гомере өчен табиблар көрәшкән. Кызганычка каршы, ирне коткарып кала алмаганнар.

Вакыйга урыныннан хокук сакчылары мылтык, 81 патрон, аучылык билеты алган. Гадәттән тыш хәлнең шартлары ачыклана.

Эшкуар нефть продуктлары сату белән шөгыльләнгән, тагын берничә тармакта бизнесы булган.
Фото:ufa1.ru
Читайте нас