+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
16 март 2020, 14:15

14 яшьлек кызны кем җәрәхәтләгән?

Тәннәре кискәләнгән укучы үзе дүрт үсмерне гаепли.

Тәннәре кискәләнгән укучы үзе дүрт үсмерне гаепли.

Санкт-Петербург шәһәрендә 14 яшьлек кыз үзенә һөҗүм итүләре турында белдергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсенә сылтама белән “Фонтанка” чыганагы хәбәр итә.

Мәктәп укучысы 14 мартта үзенә дүрт үсмер һөҗүм итүен белдергән һәм аларны җентекләп тасвирлаган. Аның сүзләренә караганда, үсмернең берсендә пычак булган, ул аның белән кызга ташланган. Кыз өенә ирене һәм корсагы кискәләнгән яралар белән кайткан.

Укучының әтисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткәч, хокук сакчылары җинаятьчеләрне эзли башлаган. Моннан тыш, җинаять эше кузгату мәсьәләсе каралган.

Икенче көнне ир тикшерүне туктату турында гариза язган. Ачыклануынча, кыз үзенә һөҗүм итү вакыйгасын уйлап чыгарган, ә җәрәхәтләрне үзенә үзе ясаган. Дәресләрне күп калдыру сәбәпле, кыз үзен шулай акларга уйлаган.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас