Бу хәл Иглин районының Таутөмән авылында булган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 43 яшьлек хатын 39 яшьлек ире белән спиртлы эчемлекләр эчкән.
Күпмедер вакыттан соң алар арасында низаг килеп чыккан. Арытаба хатын, пычак алып, иренең корсагына кадаган, әмма кылган гамәлен аңлап, шунда ук табибларны чакырткан.
Шулай ук, ул полиция хезмәткәрләренә дә үзе шалтыраткан. Хатын, кинолардагы кебек, пычакны пакетка салып, хокук сакчыларына тапшырган. Хатын үз гаебен тулысынча таныса да, аны тоткарлаганнар.
Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.