+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
16 март 2020, 14:35

Урын өстендәге әтисен үтергән...

61 яшьлек ирне 14 елга төрмәгә утыртканнар.

61 яшьлек ирне 14 елга төрмәгә утыртканнар.

2018 елның декабрендә төнлә ир үз өендә спиртлы эчемлекләр эчкән. Ятып кына торган 86 яшьлек авыру әтисе аның ашатуын үтенеп сораган. Тик улы аны ашатырга ашыкмаган. Ул аңа өч тапкыр суккан, күкрәк сөякләрен сындырган. Арытаба мендәр белән буып үтергән.

Җинаятен яшерер өчен ул дәваханәдә әтисенең үлеме турында белешмә алырга маташкан. Бу документ пенсионер картны суд-медицина экспертизасы үткәрмичә генә җирләргә мөмкинлек бирер иде. Тик медицина учреждениесе белешмә бирүдән баш тарткан, мәет тикшеренүгә җибәрелгән. Экспертлар үлемнең көч куллану сәбәпле булуын ачыклаган.

Башкортстанның Югары суды ирне 14 елга төрмәгә утырту турында карар чыгарган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас