Башкортстан авылларының берсендә тәрбиягә алган баланы җәзалап үтергән ир 5 ел гомум режимлы колониядә утырып кайтты да җиң сызганып дөнья көтә башлады. Әмма заманалар үзгәрә, законнар катгыйлана...
Татарстанның Югары суды Алексеевский районыннан 9 яшьлек кызны мыскыллау, газаплау һәм үтерү турындагы эш буенча башкачарак хөкем карары чыгарды.
Роман Григорьев аның эшен присяжныйлар каравын сорады. 4 мартта присяжныйлар аны 9 яшьлек кызын үтерүдә һәм мәсхәрәләүдә гаепле дип тапкан, әмма, алар фикеренчә, ул җәзаны киметүгә лаек икән. Аның хатыны Элланы кыз газапларында гаепле дип тапканнар, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Тикшерү мәгълүматларына караганда, Элла һәм Роман Григорьевлар берничә ел дәвамында тәрбиягә алган дүрт баланы даими рәвештә мыскыл иткән — аларга өйгә керүне тыйган, хуҗалык буенча авыр эш башкарырга мәҗбүр иткән, кечкенә генә гаебе өчен дә кыйнаган. 2018 елның августында гаилә башлыгы 9 яшьлек кызын комлыкта уйнаганда киемен пычратканы өчен кыйнаган. Башта ул берничә тапкыр балага кисәтү ясаган, ә аннан соң аңа йодрыклары белән ташланган. Алынган җәрәхәтләрдән кыз шунда үлгән.
Татарстанның Югары суды Григорьевларны гаепле дип тапкан һәм 41 яшьлек Роман Григорьевны 19 ел катгый режимлы колониягә хөкем иткән, 39 яшьлек хатыны Элла 7 елга гомум режимлы колониягә озатылачак.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatpressa.ru/headlines/28015.html
Фото: ria.ru