+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 март 2020, 12:05

Балигъ булмаган кызын көчләгән...

Бу гамәлен ул, видео төшереп, Интернет челтәренә куйган.

Бу гамәлен ул, видео төшереп, Интернет челтәренә куйган.

Бу хәл Тула өлкәсендә булган. Моның турында кыз полиция бүлегенә барып, гариза язган. Ирне шул ук көнне тоткарлаганнар.

Тикшерү версиясе буенча, ир балигъ булмаган кызын мәсхәрәләгән һәм порнографик характердагы фото һәм видео төшергән. Бу материалны ул үз компьютерында саклаган һәм Интернетта тараткан.

Әйтергә кирәк, кыз әтисе белән генә яшәгән. Күптән түгел ул тулысынча гаебен таныган, эш судка тапшырылган.

Якын арада табиблар иргә психик тикшеренүләр уздырачак. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ирнең сәламәтлегендә психик тайпылышлар булырга мөмкин.

Фото: "РИА Новости" сайтыннан
Читайте нас