+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 март 2020, 11:15

Хатынын суд залында үтергән

Өстәвенә, суд приставын яралаган.

Өстәвенә, суд приставын яралаган.

Ир судка утырышта катнашу өчен килә, анда ул хатынын кыйнау турында мәддә буенча шикләнелүче була. Әмма керү юлында ир хатынына пычак кадый һәм приставны җәрәхәтли. Шуннан соң җинаятьче вакыйга урыныннан кача.

Нәтиҗәдә, 20 яшьлек кыз шунда үлә. Приставны хастаханәгә салганнар. 2008 елда бу ир авыр тән җәрәхәтләре ясаган өчен хөкем ителгән булган инде.

Хәзер җинаятьчене Первоуральск хокук сакчылары эзли. Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы тревога буенча күтәрелгән.
Фото: lenta.ru
Читайте нас