Кичә югалган үсмер табылган.
Волонтерлар һәм эзтабарлар отряды әгъзалары югалган үсмерне эзләү тәмамлануы турында хәбәр иттеләр. 12 яшьлек Виталий Касьянов үзе өенә кайткан. Малай мәктәптән кайтмагач, ата-анасы чаң суккан иде.
Виталий үзе өенә кайта, әмма хәле авыр була. Үсмернең әнисе "Медиакорсеть" басмасына сөйләвенчә, улы бик пычрак булган һәм куркынган. Малай кайда югалып торуы турында хәтта әти-әнисенә дә сөйләми.
Виталийның әнисе, бала телефонын югалтканнан соң өенә кайтырга курыккан, дип фаразлый. Кыйммәт смартфонны балага туган көненә бүләк иткәннәр. Виталийның күптән түгел генә әбисе вафат булды, һәм якын кешесенең үлемен ул авыр кичергән, күрәсең.