Валерий Меладзе һәм башка шундый танылган сәхнә йолдызларын яклаучы адвокат биредә педофил кулыннан ике баланы коткарган Владимир Санкинны яклый.
Ул Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга Владимир Санкинның эшен шәхси контрольгә алу һәм тикшерүне Уфадан Баш идарәгә тапшыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.
«Бу эшне гадел тикшерергә мөмкинлек бирер һәм герой хөкем ителмәячәгенә ышанычны арттырыр. Владимир Соловьевка җәмәгатьчелек игътибарын Владимир Санкин эшенә җәлеп итәргә ярдәм иткән өчен, шулай ук «СКВО» җәмгыяте генеральный директоры Анна Касьяненкога Владимир Санкин язмышына битараф булмаганы һәм актив катнашканы өчен рәхмәт (Анна Владимир Санкин яклавында эшләүче Мәскәү адвокатлары гонорарларын түләргә алынган)», – дип игълан итте адвокат.
Искәртеп узабыз: Горгадзе Санкинны бу елның февралендә якларга алынган иде. Адвокат сүзләренә караганда, Владимир – «педофил-рецидивисттан ике баланы саклап алып калган батыр егет».
Ничек кенә булмасын, канлы алышта кеше гомере өзелгән. Вакыйганың асылын ачыклау өчен тикшерү эшләре дәвам итә.
Фото: gorobzor.ru