Әмма янап акча таләп иткән ирнең банкоматтан акча алып биргәнен көтеп торган икәү аяныч хәлгә тарыган.
Уфада дәүләт автоинспекциясенең ике хезмәткерен тоткарлаганнар, алар бер автомобиль шоферыннан ришвәт таләп иткән.
Бу хезмәткәрләр инструкция буенча шәһәр юлларында чокырларны барларга һәм алар турында түрәләргә хәбәр итәргә тиеш булган. Ә моның урынына тизлекне арттырган шоферны туктатып, аның паспорт мәгълүматларын тикшергәннәр. Бу кешенең машина йөртү хокукының яраклылык вакыты чыкканын ачыклангач, аннан 20 мең сум ришвәт таләп иткәннәр.
Ул, акча картада гына, дигәч, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аны картадан алырга рөхсәт иткән. Ул шулай эшләгән дә. Банкоматта акчаларны, квитанцияне алган, аларны фотога төшергән һәм икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә шалтыраткан. Алар килеп, ришвәт тапшыруны камерага төшергән, ә янап акча алучыларның кулларына богау салган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси иминлек бүлеге хезмәткәрләре әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.
Фото:yandex.com/collections/card